Рус Тат
Айдар Метшин: «Для каждого из нас люди в белых халатах символизируют надежду и милосердие»
Айдар Метшин
  • 18 Июня 2017 - 06:38
  • Просмотров: 280

 Уважаемые работники и ветераны

нижнекамской системы здравоохранения!

Сердечно поздравляю вас с профессиональным праздником! Ваша работа чрезвычайно ответственна и достойна самого глубокого уважения. Вам доверено самое дорогое – здоровье человека, появление на свет ребенка, спасение жизней людей. Для каждого из нас люди в белых халатах символизируют надежду и милосердие. Именно от вашего профессионализма, опыта зависит судьба каждого из нас.

Мы гордимся медицинскими кадрами Нижнекамска – настоящими профессионалами с глубокими знаниями, талантом, золотыми руками и неравнодушным сердцем. Спасибо вам за преданность делу, за добросовестную работу.

Охрана здоровья людей – неизменный приоритет государственной политики, одно из ключевых направлений развития в нашей республике. Сегодня в Нижнекамском муниципальном районе успешно реализуется программа модернизации здравоохранения, вводятся в строй и капитального ремонтируются наши больницы и поликлиники, внедряются новые эффективные методы диагностики и лечения. Уверен, что все это позволит нам и дальше совершенствовать качество оказания медицинской помощи.

В этот праздничный день, уважаемые медицинские работники, примите пожелания доброго здоровья, мира и благополучия в семьях, неиссякаемой энергии. Пусть на вашем профессиональном пути будет больше счастливых историй и благодарных пациентов!

Глава Нижнекамского муниципального района,

Мэр Нижнекамска

Айдар Метшин



Түбән Кама сәламәтлек саклау өлкәсе  хезмәткәрләре

һәм ветераннары!

 Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Сез  тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, сабыйларның дөньяга аваз салуы, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр -  безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.

Без Түбән Каманың  медицина хезмәткәрләре  - тирән белемле,  талантлы, алтын куллы,  олы  йөрәкле  чын һөнәр ияләре  белән горурланабыз. Эшегезгә ихластан  бирелгән булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Кешеләрнең сәламәтлеген саклау – дәүләт сәясәтенең алыштыргысыз өстенлекле өлеше, республикабыз үсешенең  иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Бүген Түбән Кама муниципаль районында сәламәтлек саклауны заманчалаштыру программасы уңышлы эшләп килә, хастаханә һәм сырхауханәләребез капиталь төзекләндерелә һәм  сафка бастырыла, диагностикалау һәм дәвалауда яңа, нәтиҗәле  ысуллар кертелә. Болар барысы да безгә алга таба медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тагын да  камилләштерүдә ярдәм итәр дип ышанам.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, әлеге бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Һөнәри юлыгызда шатлыклы  вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булсын! 

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,

шәһәр Мэры

Айдар Метшин

Заметили ошибку в тексте?
Выделите ее мышкой и
нажмите Ctrl + Enter
Текст сообщения*
Читайте также
Показать еще