Уважаемые работники и ветераны
энергетической отрасли Нижнекамска!
Поздравляю вас с профессиональным праздником – Днем энергетика.
По традиции этот праздник отмечается 22 декабря, в самый короткий световой день в году, когда электричество особенно востребовано.
В феврале 1967 года забилось «сердце» Нижнекамской ТЭЦ – именно в тот год первый турбогенератор дал промышленный ток. И все эти полвека нижнекамские энергетики обеспечивают деятельность всех наших промышленных предприятий, снабжают электричеством и теплом социальные объекты, приносят свет и уют в дома нижнекамцев. Именно поэтому быть энергетиком – это не только почетная миссия, и большая ответственность!
Искренние слова признательности хочется выразить в адрес наших уважаемых ветеранов: поблагодарить всех тех, кто находится на заслуженном отдыхе, и тем, кто еще трудится на производстве, помогая молодым постигать профессию, обеспечивая надежную связь поколений.
От всей души желаю вам доброго здоровья, отличного праздничного настроения, семейного благополучия, удачи и успехов в реализации всех новых проектов! Пусть в вашей работе не будет непредвиденных ситуаций, и вверенные вам объекты эксплуатируются надёжно и безаварийно.
Глава Нижнекамского муниципального района,
Мэр Нижнекамска
Айдар Метшин
Хөрмәтле Түбән Кама энергетика тармагы
хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән котлыйм. Гадәт буенча, әлеге бәйрәм 22нче декабрьдә, елның иң кыска, электр утына ихтыяҗ аеруча зур булган көнендә билгеләп үтелә.
1967нче елның февралендә беренче тапкыр Түбән Кама җылылык -электр үзәгенең “йөрәге” тибә: беренче турбогенератор ток бирә башлый; һәм менә ярты гасыр дәвамында Түбән Кама энергетиклары безнең барлык сәнәгать предприятиеләрен, социаль объектларны электр һәм җылылык белән тәэмин итәләр, өйләребезгә яктылык һәм нур өләшәләр. Нәкъ менә шуңа күрә дә энергетик булу –ул әле мактаулы вазифа гына түгел, ә зур җаваплылык та!
Күңелдәге ихлас теләкләрне шулай ук хөрмәтле ветераннарыбызга юллыйм. Лаеклы ялда булучыларга һәм шулай ук әлеге көнгә кадәр эш урынында калып, яшь буынга һөнәри ярдәм күрсәтүче, буыннар арасындагы элемтәне саклаучы һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәйрәм рухы, гаилә иминлеге, зур уңышлар, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телим! Эшегездә гадәттән тыш, көтелмәгән хәлләр булмасын, сез хезмәт куйган объектлар ышанычлы булсын һәм аварияләрсез эшләсен.
Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Фото:

