Закрыть
-
Муниципальный район
-
Органы управления
-
Документы
-
Пресс-служба
-
Жителям
-
Телефоны и адреса
Хөрмәтле православие динен тотучылар
һәм Пасха - Олы көн бәйрәмен билгеләп үтүче барлык түбәнкамалылар!
Сезне Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көн - христианнарның иң якты һәм күркәм бәйрәме - өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме. Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылыш уята.
Районыбыз территориясендә күпмилләтле мәдәни мирасны торгызу буенча шактый зур эшләр алып барыла. Муниципаль, иҗтимагый һәм дини оешмаларның уртак тырышлыгы киләчәк буын өчен үткәннәр ядкарен саклап кына калмыйча, җәмгыятебездә тынычлык һәм татулык нигезе булып торган рухи гореф-гадәтләребезне үстерергә дә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Чын күңелемнән язгы Пасха көннәренең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы аша йөрәкләрегезне җылытуын телим. Әлеге якты бәйрәм һәрбер йортка бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен!
Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
шәһәр Мэры
Айдар Метшин