Кадерле түбәнкамалылар!
Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының берлеген, дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле. Бер-беребезне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп яшәгәнгә, без киң колачлы проектларны тормышка ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.
Регионыбызның икътисади үсеш ноктасы һәм нефть химиясе башкаласы булган Түбән Кама Татарстан белән бер сулышта яши һәм үсә. Республика белән берлектә соңгы елда күп эшләр башкардык. Алдыбызда хәл ителәсе тагын да катлаулырак мәсьәләләр тора. Аларны да җиңеп чыгачагыбызга ышанам, чөнки шәһәребезне һәм районыбызны тагын да ямьлерәк, тагын да күркәмрәк итү уе белән яшәүче тырыш халкыбыз – безнең төп байлыгыбыз.
Кадерле түбәнкамалылар, сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхет, иминлек телим. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
Айдар Метшин,
Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
шәһәр Мэры
Дата изменения: 02.08.2017 20:07:49
Количество показов: 3986