Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләребез һәм әбиләребез!
Йөрәктәге иң җылы хисләр аша сезне Аналар көне белән тәбрик итәм!
“Әни”сүзе аркылы без сөйләшергә һәм бу дөньяда үзебезнең барлыгыбызны тоярга өйрәнәбез. Әлеге сүздә ярату һәм өмет, көч һәм илһам, яктылык, җылылык һәм ямь бар. Ана мәхәббәте безне көчлерәк итә, авырлыкларны җиңәргә булыша һәм уңышка ирешүгә ышаныч уята.
Бүгенге бәйрәм көнендә Түбән Каманың барлык әниләренә һәм әбиләренә мәрхәмәтле, зирәк булулары, җан җылылыгы өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Хатын-кызларыбызның икенче яки өченче тапкыр әни булырга омтылулары – шатлыклы күренеш. Быел шәһәребездә һәм районыбызда 3400дән артык сабый дөньяга аваз салды, 1600дән артык хатын-кыз икенче кат әни булу бәхетенә иреште; 400 гаиләдә өченче бала туды. Безнең 150меңенче бәләкәчебез – 2016 елның октябрь аенда туган Данияр Галиев, бәхетле әти-әни - Алсу һәм Айдар гаиләсендә шулай ук икенче бала булып дөньяга килде.
Шәһәребез һәм районыбызда яшәүче хатын-кызлар – тормыш иптәше, әни яки әби генә түгел, алар Түбән Кама муниципаль районы үсешендә иҗтимагый яктан мөһим роль башкаралар; киләчәктә дә без шәһәребездә әни булу һәм бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудырырга тиешбез.
Түбән Каманың бүгенге һәм булачак әниләре, сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез. Бәхетле булыгыз! Сезгә тынычлык, куанычлы көннәр, гаилә иминлеге һәм нык сәламәтлек юлдаш булсын. Изге ниятләр белән тәрбияләп үстергән балаларыгыз сезне бары тик игелекле гамәлләр белән куандырсын.
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 02.08.2017 20:28:59
Количество показов: 2751