Хөрмәтле Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Сезнең эшегезнең күрсәткече – җинаятьләрне ачуда китерелгән мәгълүматлардагы коры саннар түгел, ә, барыннан да элек, җәмгыятьнең хезмәтегезгә югары бәясе һәм ышанычы. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез еш кына Түбән Кама муниципаль районында иҗтимагый иминлекне саклауга мөһим өлеш кертәсез. Батырлык, чыдамлык, фидакарьлек күрсәтеп, кешеләргә авыр минутларда ярдәмгә ашыгасыз, көтелмәгән бәла-казаларны җиңеп чыгарга булышасыз, гражданнарның хокукларын, кирәк булганда, гомерләрен дә яклыйсыз.
Аерым рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен эчке эшләр органнары ветераннарына - Ватанга җаны-тәне белән бирелеп, бүгенге көндә дә хезмәтләрен дәвам итүче, тормыштагы һәм эшләрендәге бай тәҗрибәләрен яшь белгечләргә тапшыручы югары әхлакый чыныгуга ия булган кешеләргә юллыйм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, зур уңышлар телим. Җиңел булмаган хезмәтегездә хәвеф-хәтәрле, борчулы көннәр азрак булсын. Тылыгыз һәрчак ышанычлы булсын, ә өегездә сезне иң кадерле һәм яраткан кешеләрегез каршыласын.
Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 02.08.2017 20:34:13
Количество показов: 2188