ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Химия сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлау

Хөрмәтле химия сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!



Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Түбән Кама җирлегендә химия сәнәгате үсеше 50 елдан артык тарихка ия. Бу чор аралыгында, берничә буын вәкилләренең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе буларак, җитештергән продукциясе чит илләрдә дә танылу алган дистәләгән зур нефть- химия производствосы сафка басты. Тармакның иң алдынгы сафында – быел үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтүче “Түбән Кама Нефтехим” компаниясе.

Куәтле җитештерү комплексы, абруйлы фәнни мәктәп, бай ресурс базасы һәм, әлбәттә, тирән белемле хезмәткәрләр безнең территориядә химия тармагында киң колачлы проектлар үсеше өчен уңай шартлар тудыра.

Әлеге тармак хезмәткәрләренең эшсөючәнлеге, һөнәри осталыгы, яңалыкка омтылышы узган еллар казанышын тагын да үстереп, Түбән Каманың эре химия сәнәгате үзәге буларак статусын саклап торуга мөмкинлек бирер дип ышанам.

Сезгә киң колачлы яңа проектлар, җитештерүнең даими үсешен, нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 17:26:51
Количество показов: 2337

Возврат к списку


x^