ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлау

Кадерле түбәнкамалылар!



Йөрәктәге иң җылы хисләр аша сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Чорлар арты чорлар алмашына, ә Беренче май безнең өйләргә һәр елны көтеп алынган язның тагын бер якты билгесе – яңарыш һәм чәчәк ату вакыты буларак килеп керә. Әлеге бәйрәм - барлык хезмәт ияләре өчен бердәмлек һәм теләктәшлек көне, һәр кешенең лаеклы хезмәткә, эш хакына, яшәүгә хокуклы икәнлеген игълан итү көне буларак билгеләп үтелде һәм шулай булып кала.

Белем бирүчеләр һәм авыруларны дәвалаучылар, төзүчеләр һәм иҗади хезмәт итүчеләр, тормыш өчен кирәкле объектларның өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләрне һәрчак кадер-хөрмәт камап торыр. Аерым рәхмәт сүзләремне Түбән Кама муниципаль районы икътисадын күтәрүдә хезмәт куючыларга җиткерәсем килә. Безнең территориянең көчле икътисадый потенциалын булдыруга өлеш керткән алтын куллы хезмәт ветераннарына, районыбыз үсеше өчен хезмәт куюны дәвам итүче барча кешегә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Беренче Май бәйрәме олы тормыш юлына аяк басып, яңа гына хезмәт юлын башлаган яшьләребез өчен дә бәйрәмгә әверелсен. Сез – Түбән Каманың өмете, көче һәм киләчәк даны.

Әлеге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек алып килсен! Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, тотрыклы тормыш телим!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 17:30:45
Количество показов: 2680

Возврат к списку


x^