ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Татарстан Республикасы матбугаты көне белән котлау

Хөрмәтле гаммәви мәгълүмат чаралары һәм полиграфия хезмәткәрләре, әлеге тармак ветераннары һәм кулына каләм алган яшь белгечләр!



Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугаты көне белән ихлас котлыйм!

Түбән Кама муниципаль районында мабугат хезмәтенә бүгенге көндә аерым мөнәсәбәт урнашты. Бездә гаммәви мәгълүмат чараларына ышаныч белән карыйлар,фикерләрен игътибарга алалар, аларның сүзләре еш кына җәмәгатьчелек кәефен дә билгели. Бу уңайдан Түбән Кама гаммәви мәгълүмат чаралары шәһәр һәм районыбызда, республика һәм илебездә барган вакыйгаларны дөрес тоемлап һәм бәяләп, нигезле һәм гадел мәгълүмат чыганагы булып торалар.

Безнең матбугат хөкүмәт һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрдә ышанычлы арадашчы булып тора. Түбән Кама журналистлары безгә халык авазын ишетеп, килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә, җәмгыятьтә тынычлыкны сакларга булыша. Бүгенге көндә бездә уңай журналистлык мохите формалашты: бу –әлеге тармакның шәһәребезгә һәрчак дан китерүче, тиңе булмаган кадрлары, хәзерге вакытта алар ярдәме аша гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең яңа буыны формалаша, аларның һөнәри осталыгы чарлана.

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, үз тормышын мәгълүмати киңлекләр белән бәйләгән һәркемгә – журналистларга, полиграфия хезмәткәрләренә, әлеге тармак ветераннарына һәм эш башлаучы хезмәткәрләргә – һәммәгезгә дә яңа иҗади үрләр, истә калырлык, үзенчәлекле проектлар, укучылар һәм тамашачылар ышанычы, җаваплы һәм кызыклы эшегездә зур уңышлар телим.

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 17:32:27
Количество показов: 2872

Возврат к списку


x^