ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Гает бәйрәме белән котлау

Хөрмәтле түбәнкамалылар, мөселман кардәшләр!



Изге Рамазан ае төгәлләнеп, Ураза бәйрәме җитү белән барчагызны ихлас котлыйм!

Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклек турында искәртеп, әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләргә якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр генә башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде.

Бу кыйммәтләр барлык дин вәкилләре өчен дә бертигез дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Алар безнең күңелләрдә үзара дус һәм тату яшәү, шәфкатьле һәм миһербанлы булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу теләге уяталар, гасырлар дәвамында тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итәләр.

Бу изге бәйрәм көнендә һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык, шатлык, татулык, мәрхәмәт һәм иминлек иңсен! Гореф-гадәтләребезгә таяну Түбән Кама муниципаль районында яшәүче барлык халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслык хисен тагын да үстерсен. Сезгә күп елларга җитәрлек сәламәтлек, бәхет, уңышлар, тынычлык һәм җан җылысы телим!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 19:56:40
Количество показов: 6672

Возврат к списку


x^