ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Энергетиклар көне белән котлау

Хөрмәтле Түбән Кама энергетика тармагы
хезмәткәрләре һәм ветераннары!



Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән котлыйм. Гадәт буенча, әлеге бәйрәм 22 декабрьдә, елның иң кыска, электр утына ихтыяҗ аеруча зур булган көнендә билгеләп үтелә.

1967 елның февралендә беренче тапкыр Түбән Кама җылылык -электр үзәгенең “йөрәге” тибә: беренче турбогенератор ток бирә башлый; һәм менә ярты гасыр дәвамында Түбән Кама энергетиклары безнең барлык сәнәгать предприятиеләрен, социаль объектларны электр һәм җылылык белән тәэмин итәләр, өйләребезгә яктылык һәм нур өләшәләр. Нәкъ менә шуңа күрә дә энергетик булу –ул әле мактаулы вазыйфа гына түгел, ә зур җаваплылык та!

Күңелдәге ихлас теләкләрне шулай ук хөрмәтле ветераннарыбызга юллыйм. Лаеклы ялда булучыларга һәм шулай ук әлеге көнгә кадәр эш урынында калып, яшь буынга һөнәри ярдәм күрсәтүче, буыннар арасындагы элемтәне саклаучы һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәйрәм рухы, гаилә иминлеге, зур уңышлар, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телим! Эшегездә гадәттән тыш, көтелмәгән хәлләр булмасын, сез хезмәт куйган объектлар ышанычлы булсын һәм аварияләрсез эшләсен.

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 19:59:24
Количество показов: 2771

Возврат к списку


x^