Хөрмәтле түбәнкамалылар, мөселман кардәшләр!
Чын йөрәктән сезне мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән Түбән Кама муниципаль районында Корбан бәйрәме, башка әһәмиятле дини бәйрәмнәр белән беррәттән, аерата хөрмәт һәм ихтирам белән уздырыла.
Әлеге изге бәйрәм җәмгыятьтә бердәмлекне ныгыту, әхлакый сафлыкны саклауга булышлык итүче гомумкешелек кыйммәтләренә чын күңелдән бирелгән булуны күрсәтеп тора. Корбан бәйрәме безне өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, якыннарыбыз турында кайгыртырга, балаларыбызны игелекле һәм тәкъва рухлы итеп тәрбияләргә өйрәтә.
Кадерле түбәнкамалылар! Сезне чын ихластан әлеге Изге бәйрәм белән котлыйм! Кайсы диндә булуына карамастан, Хак тәгалә һәр гаиләгә, һәр кешегә иминлек, күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек, уңышлар насыйп итсен!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 04.09.2017 20:07:36
Количество показов: 3558