ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән котлау

Хөрмәтле Түбән Кама муниципаль районы
мәктәпкәчә белем бирү системасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас һәм кайнар котлауларны кабул итеп алыгыз.


Тәрбияче хезмәте - ул табигать тарафыннан бирелгән зур сәләт. Өр - яңадан һәр сабый белән аның балалык елларын узу, дөньяга аның күзлеге аша карау, бергәләп гаҗәпләнү һәм танып-белү, авыр чагында янәшәсендә булып, ярдәм кулы суза белү өчен зур осталык кирәк. 


Бүген мәктәпкәчә тәрбия – Түбән Кама муниципаль районы үсеп килүче яшь буынына гомуми белем бирү нигезен тәшкил итүче мөһим компонент. Яшь талантларны ачу, үзегез тәрбия кылган балаларда дөнья белән кызыксыну хисе уяту, аларны эшсөючән, нык ихтыярлы, максатчан, мәрхәмәтле, кайгыртучан итеп тәрбияләүдә искиткеч сәләткә ия булуыгыз күңелләрдә соклану хисе уята. 


Һөнәри осталыгыгыз, күңел җылыгыз һәм сайлаган хезмәтегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Эшегез сезгә һәрвакыт шатлык һәм илһам китерсен, сез тәрбияләгән балаларның уңышлары һәм мәхәббәте игелекле хезмәтегез өчен бүләк булып торсын. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, башлаган һәр эшегездә уңышлар телим.


Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
А. Метшин


Дата изменения: 27.09.2017 16:29:17
Количество показов: 2480

Возврат к списку


x^