ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлау

Кадерле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелемнән дәүләтебезнең төп бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

Яшебезгә, динебезгә, һөнәребезгә, тормыштагы омтылышларыбызга карамастан, без барыбыз да – кече һәм олы Ватаныбыз язмышы өчен тирән җаваплылык тоеп яшәүче бердәм халык. Шуңа күрә әлеге ике бәйрәм дә безнең һәрберебез өчен мөһим, чөнки алар - республикабыз һәм илебезнең үсеш чорында тарих хәтеренә ихтирам билгесе. Бу – безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебезне бергә бәйләүче тарихыбыз нигезе.

Без, түбәнкамалылар өчен, беренче төзүчеләребез башлап җибәргән традицияләрне саклап калу һәм төрле телләрдә сөйләшүче, төрле диндә һәм карашта булган кешеләрнең мәдәниятен хөрмәт итү мөһим. Бу – һәркемнең иминлеккә ныклы ышанычы, хезмәттә һәм иҗатта үз сәләтен тормышка ашыру мөмкинлеге булган Түбән Кама җиренең тотрыклылык һәм алга таба уңышлы үсеш нигезе.

Ә җирле үзидарә үсеше һәм һәр кешенең иминлек нигезе булып, республикабызда 25 ел элек кабул ителгән һәм төбәгебезнең Төп кануны булган
Татарстан Республикасы Конституциясе тора.

Һәрберегезгә нык сәламәтлек һәм муллык телим! Хезмәтегездә һәм башлаган эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, тормышыгыздагы тотрыклылык киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итсен!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 07.11.2017 20:14:33
Количество показов: 2304

Возврат к списку


x^