Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Тормышыгызны юл йөрү белән бәйләп, гомерегезне автотранспорт тармагына хезмәт куюга багышлап, сез Түбән Кама муниципаль районы икътисадының барлык өлкәсендәге оешма һәм предприятиеләрнең эш ритмын тәэмин итәсез. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә, район халкы тиешле урынга үз вакытында барып җитә, автомобиль транспорты безнең сәнәгать базасы, шәһәр һәм районның төзелеш комплексы үсешенә ярдәм итә.
Аерым рәхмәт сүзләрен шәһәр һәм районның автотранспорт өлкәсе үсешенә зур өлеш керткән ветераннарыбызга җиткерәм. Намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугры булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Бу көнне хезмәте юл хәрәкәте иминлеге һәм куркынычсызлыгы белән бәйле булган һәркемне: автомеханиклар, транспорт предприятиеләре инженерлары һәм диспетчерлары, автомәктәп укытучылары һәм инструкторларын да бәйрәм белән котлыйм. Һәрберегезнең һөнәре югары осталык, үз-үзегезгә таләпчәнлек һәм җаваплылык сорый. Әлеге сыйфатларыгыз киләчәктә дә алга куелган максатларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Рульдә булганнарның һәркайсына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 07.11.2017 20:20:22
Количество показов: 2250