ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Эчке эшләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!


Сезне, Түбән Кама муниципаль районы халкының иминлеге сагында торучы көчле һәм фидакарь кешеләрне, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тәбрик итәм.

Сезнең һөнәри датагыз - башкалары арасында аерылып торучы үзенчәлекле көн. Бу – көнне -төнгә ялгап, иҗтимагый тәртипне саклауга зур хезмәт куйган, безнең гражданнарның иминлеген тәэмин иткән, башкалар җилкәсе артына качарга күнекмәгән һәм һәрчак ярдәмгә әзер булган, үз хезмәт һәм гражданлык бурычын намус кушканча үтәүче һәркемнең батырлык, кыюлык, вөҗдан һәм хезмәт бурычы көне.

Аерым рәхмәт сүзләремне эчке эшләр органнары ветераннарына - югары әхлакый чыныгу алган, яшь гражданнарга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашып, үзләренең бай тормыш һәм эш тәҗрибәсен яңа буынга җиткерүче, бүгенге көндә дә Ватанга хезмәт итүләрен дәвам итүче кешеләргә җиткерәм.

Түбән Кама муниципаль районы полиция хезмәткәрләре алга таба да җинаятьчелеккә каршы кискен, хәлиткеч көрәш алып барып, территориябездәге тынычлык һәм тәртипне тәэмин итәрләр дип ышанып калам.

Сезгә бәхет, нык сәламәтлек, гаилә җылысы, эшегездә уңышлар, җиңел булмаган хезмәтегезнең бар авырлыкларын уртаклашучы якыннарыгызның сезне аңлап кабул итүләрен телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 15.11.2017 15:06:33
Количество показов: 2451

Возврат к списку


x^