Кадерле студентларыбыз,көллият һәм техникум укучылары!
Сезне чын күңелемнән бәйрәмегез – 17 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара студентлар көне уңаеннан котлыйм.
Студент еллары - тормышның иң якты, вакыйгаларга бай вакыты, иң кыю планнар кору һәм эшләр ниятләү чоры. Түбән Кама студентларының укудагы уңышлары, фәнни-тикшеренү эшләрендәге казанышлары һәм спорттагы җиңүләре аша үз белем бирү учреждениеләре үсешенә зур өлеш кертеп, дус һәм актив яшәүләре - сөенечле күренеш. Шәһәр күләмендәге чараларда катнашуыгыз, калабызны тагын да яхшырак, андагы тормышны тагын да кызыклырак һәм күңеллерәк итәргә омтылуыгыз өчен сезгә рәхмәтебезне белдерәбез!
Сез –яшь һәм энергияле, теләсә кайсы эшне башкарып чыга аласыз, шуның белән бергә сезнең иңнәрдә зур җаваплылык та ята. Нәкъ менә сезнең белем һәм булдыклыгыгыз, инициатива һәм активлыгыгыз Түбән Каманың киләчәк үсеш нигезен тәшкил итә.
Кадерле студентлар, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, иң кыю планнарыгыз уңай чишелеш тапсын! Сезгә бәхет һәм сәламәтлек, уңышлар һәм яхшы кәеф юлдаш булсын!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 17.11.2017 16:09:37
Количество показов: 2311