ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Яңа ел белән котлау

Кадерле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелемнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Яңа ел алдыннан көннәр, сәгатьләр, минутлар аеруча нык дулкынлану һәм киләчәкне якынайту хисе белән сугарыла. Мондый хисләр бары тик һәммәбез дә яратып көтеп алган гаҗәеп бәйрәм алдыннан гына туа.

Узып баручы 2017 елда без бергә күп кенә эшләр башкардык. Бу ел яңа казанышлар һәм күркәм вакыйгаларга бай булды. Шәһәр һәм авылларыбызда уңай шартлар тудыру, алардагы тормышны тагын да җанландыру өчен күп кенә эшләр башкарылды.

2017 ел - шәһәребезнең төп “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесенең юбилей елы буларак та истә калды, бергәләп анда беренче продукция чыгаруның 50 еллыгын да билгеләп үттек.

Барлык түбәнкамалыларга бүген чын күңелемнән узып баручы ел дәвамында Түбән Кама муниципаль районы үсешенә керткән өлешләре, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Түбән Каманың уңышка ирешүе – безнең уртак эшебез! Якынлашып килүче 2018 ел да безнең өчен шундый ук якты һәм онытылмаслык булыр, бары тик уңай үзгәрешләр, яңа проект һәм планнар алып килер дип ышанам. Түбән Каманың киләчәктә уңышлы үсешенә зур мөмкинлекләр ачылуны без шушы көннәрдә алгарышлы социаль- икътисадый үсеш территориясе статусы алуыбыз белән дә бәйлибез.

Кадерле дуслар! Чын ихластан бәйрәмне якты һәм онытылмаслык итеп уздыруыгызны телим. Яңа ел төнендә күңел түрендә йөрткән иң изге теләкләрегез тормышка ашсын! Сәламәтлек, тынычлык, иминлек сезгә!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 09.01.2018 14:32:48
Количество показов: 3223

Возврат к списку


x^