Кадерле дуслар!
Православие динендә булган барлык түбәнкамалыларны Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Зурлап билгеләп үтелүче бәйрәмнәрнең берсе саналган әлеге бәйрәм үзендә якты хисләр һәм ниятләр саклый, какшамас рухи кыйммәтләр нигезендә халыклар берлегенә хезмәт итә, якты өметләр алып килә һәм йөрәкләрне игелек, мәрхәмәт, сабырлык хисе белән сугара.
Түбән Кама муниципаль районында төрле дин һәм конфессия вәкилләре дус һәм тату яшиләр, һәм без, түбәнкамалылар өчен, барлык дини бәйрәмнәрне бердәм тату гаилә буларак билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Якыныңа карата мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, гаилә кыйммәтләрен саклау – җәмгыятебезнең ныклы нигезе.
Сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә һәм кылган ниятләрегездә уңышлар телим. Әлеге бәйрәм көннәре йөрәкләрегезгә яшәү көче өстәсен, йортларыгыз һәрвакыт сөю һәм җылылык хисе белән тулып торсын!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 13.02.2018 13:27:40
Количество показов: 3050