ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Студентлар көне белән котлау

Кадерле дуслар!


Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм!

Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә. Сездәге иҗат потенциалы, үз эшегезгә бирелгәнлек, энтузиазм, яңа үрләр яулауга омтылу көче – теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл итүдә төп чыганак.

Сез һәркайсыгыз үзенә бер төрле. Берәүләрегезгә – фәнни-тикшеренү эше, икенчеләрегезгә – технологияләр һәм җитештерү өлкәсе, өченчеләрегезгә – муниципаль һәм дәүләт хезмәте, дүртенчеләрегезгә волонтерлык якын. Ләкин кайсы өлкәдә көчле булуыгызга карамастан, шуны төгәл белергә тиешсез: сезнең потенциал Түбән Кама муниципаль районы өчен бик кирәк. Ышанам ки, без бергә булганда күп эшләр башкарырга сәләтле! Сез – безнең төп интеллектуаль һәм иҗади көчебез, шәһәребез һәм районыбызның киләчәге. Иманым камил, барлык хыял-өметләрегезне лаеклы рәвештә тормышка ашырырсыз, ә сездәге аң-белем Түбән Кама өчен уңышлы хезмәт итүдә нигез булып торыр.

Кадерле дуслар, сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тормыш юлыгызда уңышлар, куелган максатларыгызга ирешүегезне телим!

 Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин




Дата изменения: 13.02.2018 13:31:51
Количество показов: 2348

Возврат к списку


x^