ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлау

Кадерле хатын-кызлар!

Халыкара хатын-кызлар көне - Яз, Мәхәббәт һәм Матурлык бәйрәме уңаеннан иң кайнар һәм ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез!

Сезнең һәркайсыгыз - шәһәребез һәм районыбыз горурлыгы, Түбән Каманың бизәге һәм өмете. Территориябездәге бүгенге уңай үзгәрешләр сезнең катнашыгыздан башка мөмкин дә булмас иде. Сезнең янәшәдә без, ир-егетләр, тагын да көчлерәк һәм нәзакәтлерәк булырга омтылабыз, авыр минутларда бик еш сезнең ярдәмегезгә һәм аңлавыгызга таянабыз.

Бүгенге көндә җитештерү тармагында сез - алыштыргысыз белгечләр, сезнең иңнәрдә – мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләре. Табигать тарафыннан бирелгән энергиягез аша сез үз мөмкинлекләрегезне эшмәкәрлек, идарә итү, иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлектә дә ачык күрсәтәсез. Теләсә кайсы өлкәдә сез - үз һөнәрегезнең остасы, моңа өстәп, сезнең җилкәләрдә гаилә турында кайгырту, өйләребездә җылылык һәм ямь булдыру вазыйфасы да тора.

Кадерле әбиләребез, әниләребез, тормыш иптәшләребез, кызларыбыз, яшәешебезне якты һәм сөенечле итүегез, гаять зирәк һәм чиксез сабыр булуыгыз, хәлебезгә керә белүегез өчен сезгә зур рәхмәт! Аерым рәхмәт сүзләремне күп балалы әниләргә һәм тәрбиягә бала алган ханымнарга җиткерәм. Бу - чын мәгънәсендә, батырлык һәм җәмгыятебездә һәркем әлеге аналарның хезмәтен хөрмәт итәргә тиеш.

Барлык ир-егетләр исеменнән сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, шатлык һәм якты елмаюлар телим. Һәрвакыт гаҗәеп гүзәл һәм иң сөекле булып калыгыз! Бәйрәм белән, кадерле Түбән Кама хатын-кызлары!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 30.03.2018 09:41:53
Количество показов: 2149

Возврат к списку


x^