Закрыть
-
Муниципальный район
-
Органы управления
-
Документы
-
Пресс-служба
-
Жителям
-
Телефоны и адреса
Түбән Кама муниципаль районы янгынга каршы дәүләт хезмәтенең
хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез һәм Россия янгын сагына 100 ел тулу уңаеннан котлыйм. Гомер-гомергә янгын фаҗигасе белән көрәшү бер чакыруда ук ярдәмгә ашыгучы кыю, көчле рухлы ир-егетләр эше булып исәпләнгән.
Бүген дә сез тармак ветераннары традицияләренә, югары һөнәри осталык һәм белемегезгә таянып, алга куелган бурычларны үтисез: шәһәр һәм район, предприятиеләрнең куркынычсызлыгы сагында торасыз. Иң катлаулы шартларда, һәр мизгел кадерле булган очракларда сез эшегезне тиз арада, төгәл, оешкан төстә башкарасыз.
Барлык түбәнкамалылар исеменннән дәүләт янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү хезмәткәрләре һәм тармак ветераннарына югары һөнәри осталыклары һәм сайлаган эшләренә тугры калулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим. Шәһәр урамнарында шомлы сирена тавышлары мөмкин кадәр сирәгрәк ишетелсен, гаиләгездә - туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында ешрак булырга язсын!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин