Закрыть
-
Муниципальный район
-
Органы управления
-
Документы
-
Пресс-служба
-
Жителям
-
Телефоны и адреса
Түбән Кама муниципаль районы
эшмәкәрлек өлкәсенең хөрмәтле вәкилләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан котлыйм! Илебездә бу бәйрәмне рәсми рәвештә үткәрә башлауга быел унбер ел тула.
Урта һәм кече эшмәкәрлек - Түбән Кама муниципаль районы икътисады үсешенең мөһим факторы. Сезнең эшегез нәтиҗәсе булып, яңа эш урыннары булдыру, базарларны товарлар белән тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтү, көндәшлекнең заманча калыбын формалаштыру, аерым өлкәләрнең нәтиҗәлелеген үстерү, районыбызның икътисадый үсеше тора.
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендәге әйләнеш 2017 ел нәтиҗәләре буенча, 50 миллиард сум тәшкил итте, бу узган чор белән чагыштырганда, 2%ка югарырак. 2018 елның беренче өч ае күрсәткечләре буенча, безнең районда 8601 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Әлеге предприятиеләрдә 16 мең кеше хезмәт куя.
Заманның бүгенге эшмәкәрләре җәмгыятьтә югары җаваплылык үрнәге булып торалар, районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, химаячелек һәм хәйриячелекнең күркәм традицияләрен дәвам итәләр.
Чын күңелемнән сезнең ниятләнгән план һәм проектларыгызның тормышка ашуын, нык сәламәтлек, уңышлар, көч-куәт, озак елларга җитәрлек тормыш оптимизмы телим. Башкарган хезмәтегез финанс терәге генә түгел, ә, чын мәгънәсендә, һәрберегез өчен яраткан эшегез дә булып торсын!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин