Түбән Кама муниципаль районы чыгарылыш сыйныф укучылары!
Мәктәп елларының иң онытылмас хатирәсе – Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Быел ул шәһәр һәм район күләмендә 2750 - тугызынчы, 1067 унберенче сыйныф укучысы өчен яңгырый. Нәкъ менә әлеге көн риясыз балачак еллары тәмамланып, яңа, олы тормыш юлына аяк басу билгесе булып тора.
Алда – җаваплы чор, үз һөнәрегезне сайлап, киләчәк язмышыгызны билгеләү бурычы тора. Кадерле укучылар, берничә елдан сез, белем туплап, бергәләп Түбән Каманы алга таба үстерү, нык һәм көчле территориянең киләчәген төзү өчен, яшь белгечләр буларак әйләнеп кайтырсыз. Бүген сезгә үз мөмкинлекләрегезне тормышка ашыру, шәхси үсеш өчен барлык юллар ачык. Карарларыгыз алдан уйланылган һәм дөрес булсын, мәктәптә алган белемнәрегез куелган максатларыгызга ирешүдә, планнарыгызны, хыялларыгызны тормышка ашыруда ярдәм итсен.
Мәктәп еллары белән саубуллашсагыз да, сез кайгы-шатлыкларыгызны бүлешкән дусларыгыз, яраткан укытучыларыгыз белән хушлашмыйсыз. Сезне тормышка әзерләгән, сезнең турында кайгырткан, үз белем һәм тәҗрибәләрен биргән, җиңәргә өйрәткән педагогларга сез гомерегез буе рәхмәтле булырсыз, дип өметләнәм.
Бәйрәмегезнең якты һәм истә калырлык булуын телим – ул сезне олы тормыш юлына озату билгесе булып торсын! Бәхет, сәламәтлек, үз көчегезгә ышаныч телим! Эшләрегез уңышлы һәм җайлы барсын, алар сезнең тугры дусларыгызга әверелсен! Имтиханнарыгызны уңышлы тапшырырга насыйп булсын!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 30.05.2018 13:42:21
Количество показов: 1910