Хөрмәтле сәүдә тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез.
Сәүдә һәм җәмәгать туклануы районыбыз икътисадының мөһим өлеше булып килде һәм шулай кала бирә.
Түбән Кама муниципаль районында әлеге тармак даими үсештә, кибетләребез саны, алардагы уңайлыклар һәм сыйфат дәрәҗәсе елдан-ел арта бара, сатып алучылар белән мөгамәлә культурасы үсә, товар ассортименты киңәя. Шуның белән бергә, сезнең эшчәнлек һәрчак күз алдында, түбәнкамалыларның һәм кунакларның тормыш сыйфаты, кәефе аның уңышлы һәм нәтиҗәле булуына бәйле.
Югары һөнәри осталыгыгыз һәм чын күңелдән хезмәт сөюегез, уңышка ышанычыгыз һәм куелган максатларга ирешүдә нык булуыгыз Түбән Кама кулланучылар базары үсешенең тотрыклы нигезе булып тора. Сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре түбәнкамалыларны тиешле товарлар һәм хезмәт күрсәтү белән тәэмин итеп кенә калмыйлар, ә эш урыннары да булдыралар, салымнарны намус белән түлиләр, бер сүз белән әйткәндә, район үсеше өчен хезмәт итәләр.
Бәйрәмегез уңаеннан, эшегезгә намуслы мөнәсәбәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм җаваплы булуыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Чын күңелдән сезгә бәйрәм кәефе, бәхет, сәламәтлек, яңа казанышлар, тотрыклылык һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 31.07.2018 16:10:01
Количество показов: 1964