Хөрмәтле мөселман кардәшләр!
Район һәм шәһәр җирлегендә яшәүче дин кардәшләребез!
Сезне чын күңелемнән изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Әлеге бәйрәм, гадәттәгечә, дин тотучыларны ислам нигезләренең рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә – өлкәннәрне хөрмәт итәргә, якыннарыңның хәленә керергә һәм аларны яратырга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, балаларыбызны шәфкатьле һәм миһербанлы итеп тәрбияләргә чакыра.
Ерак гасырлардагы кебек, бүген дә Корбан бәйрәме бөтен дөнья мөселманнарын берләштерә. Мәчетләргә йөреп һәм дини йолаларны үтәп, без әлеге борынгы бәйрәм традицияләрен саклыйбыз, ислам динен тынычлык һәм игелек дине буларак тәкъдим итәбез.
Түбән Кама районы мөселманнары бүгенге көндә халык арасында агарту һәм хәйриячелек эшләре алып бару аркылы безнең җирлектә тынычлык һәм татулыкны ныгытуда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Ышанам, киләчәктә дә нәкъ шулай булыр, чөнки Түбән Кама һәрвакыт төрле дин һәм милләт вәкилләренең үзара дус һәм тату мөнәсәбәте белән аерылып торды.
Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, изге ният белән башлаган һәр эшегездә уңышлар телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 22.08.2018 16:00:44
Количество показов: 2072