ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Укытучылар көне уңаеннан котлау

Кадерле укытучылар!
Хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннары!


Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бу көн без – сез укыткан укучылар һәм бүгенге көндә сездә белем алучылар өчен аеруча үзенчәлекле, дулкынландыргыч көн. Һәрберебезнең мәктәп елларына бәйле җылы хисләре, гомер буена без рәхмәтле булган һәм хәтердә тоткан укытучылары бар.

Түбән Кама муниципаль районы педагогларының хезмәте иң югары бәягә лаек. Безнең шәһәрдә һәм районда 60 мәктәп, 19 өстәмә, урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениесе, 2883 педагог эшли - бүген мин сезнең һәрберегезне тәбрик итеп, катлаулы һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм!

Түбән Кама мәгариф системасының чишмә башында торган педагогик хезмәт ветераннары аерым рәхмәткә лаек. Сез яшь түбәнкамалыларның берничә буынын тәрбияләү һәм белем бирү эшенә зур өлеш керттегез, ә бүген Түбән Кама укытучылары традицияләрен лаеклы төстә дәвам итүче яңа буын педагогларга үзегезнең бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне һәм белемнәрегезне тапшырасыз.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге, башлаган эшләрегездә уңышлар, яңа һөнәри җиңүләр, максатка омтылучан һәм рәхмәтле укучылар телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 05.10.2018 08:01:36
Количество показов: 1513

Возврат к списку


x^