Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Әлеге һәр ике бәйрәм безнең барыбыз өчен дә бик мөһим, чөнки бу - республикабыз һәм илебез төзелү тарихының хәтер билгесе.
Без түбәнкамалыларның нык, тату, бердәм гаиләсе буларак яшибез! Шәһәрне беренче төзүчеләребезнең традицияләрен саклап калу һәм төрле телләрдә сөйләшүче милләтләр, дин вәкилләре мәдәниятенә хөрмәт белән карау безнең өчен аеруча мөһим: бу - Түбән Кама муниципаль районының тотрыклылыгы һәм алга таба үсеш нигезе.
Республика Конституциясе Татарстанда законлылыкның, гражданнарның хокукларының һәм ирекләренең гаранты булып тора. Татарстанның төп законы, барыннан да элек, хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклауга, лаеклы тормышын тәэмин итүгә, милләтара бердәмлек, гражданлык татулыгын һәм динара дуслыкны саклауга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә, без, Татарстан Конституциясе көнен Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иткәннән соң, билгеләп үтәбез.
Кадерле дуслар!
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, яхшы кәеф телим, барлык игелекле эш-ниятләрегездә уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә тотрыклылык киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итсен!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 12.11.2018 14:36:26
Количество показов: 1686