ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Аналар көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, кадерле әниләр һәм әбиләр!

Сезне Аналар көне уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!

Дөньяда гаиләдән, ата-ана нигезеннән, әнкәйләр кайгыртуыннан кадерлерәк һичнәрсә юк. Сез һәр көнне бала тәрбияләүгә үз көчегезне һәм мәхәббәтегезне бирәсез, аларга лаеклы кешеләр булып үсүдә, үз мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен ачуда ярдәм итәсез, авыр минутларында терәк буласыз һәм алар белән бергәләп, уңышларына сөенәсез.

Әнисенең назлы кулларын һәм ягымлы сүзләрен балачакта гына түгел, үсеп җиткәч тә тоючы кеше чиксез бәхетле. Әлеге бәйрәм - безнең барыбыз өчен дә гаилә белән җыелу, иң якын һәм кадерле кешебезгә матур сүзләр әйтү өчен тагын бер менә дигән мөмкинлек.

Түбән Кама муниципаль районының күп балалы 2 292 әнисенең һәркайсына аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, аларның гаиләләрендә бүген 7 меңнән артык бала тәрбияләнә. Сез - чорыбызның чын каһарманнары.

Түбән Камада яшәүче кадерле әниләр, әбиләр һәм булачак әниләр, сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш иям! Сезгә тынычлык, игелек, гаилә иминлеге һәм ныклы сәламәтлек телим. Изге ниятләр белән тәрбияләп үстергән балаларыгыз сезне бары тик игелекле гамәлләр белән куандырсын.


Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 26.11.2018 13:35:15
Количество показов: 1623

Возврат к списку


x^