Закрыть
-
Муниципальный район
-
Органы управления
-
Документы
-
Пресс-служба
-
Жителям
-
Телефоны и адреса
Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм!
Бу дата ЮНЕСКО инициативасы белән ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә һәм туган телнең мөһимлеген, нәкъ менә телнең, әдәбиятның кешеләрне берләштереп торуын, мәдәни үзенчәлекләр, гореф-гадәтләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезе буларак хезмәт итүен искәртә.
Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр өчен Халыкара тел көне аерым мәгънәгә ия. Төзелә башлавыннан алып, безнең шәһәр 50 милләт вәкиленең дус һәм тату яшәү үрнәге булып тора. Бүген Түбән Кама территориясендә 14 милли-мәдәни җәмгыять, төрле бәйрәмнәр, агарту чаралары үткәреп, актив эшчәнлек алып бара. Халык традицияләренең әлеге күптөрлелеге һәм бер -беребезгә ихтирамлы мөнәсәбәт – безнең казанышыбыз һәм байлыгыбыз, түбәнкамалыларның уртак бурычы - аны саклап калу һәм үстерү!
Үз гаиләләребездә, балаларыбыз белән туган телдә аралашып, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына таянып, без һәрберебез үз телебезне югалудан һәм онытылудан саклап кала алабыз.
Түбән Каманың барлык йортларында да ана телендәге сөйләм яңгыравын, һәрвакыт тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү хөкем сөрүен телим. Бөтен түбәнкамалыларга чын күңелемнән нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин