Закрыть
-
Муниципальный район
-
Органы управления
-
Документы
-
Пресс-служба
-
Жителям
-
Телефоны и адреса
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Түбән Кама муниципаль районы ир-атлары һәм шәхсән үз исемемнән сезне язның беренче бәйрәме белән котлыйм!
Халыкара хатын-кызлар көне - кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә - кайгыртучан аналарыбызга һәм хатыннарыбызга, эшлекле партнерларыбызга, хезмәттәшләребезгә һәм ышанычлы дусларыбызга рәхмәт белдерү өчен менә дигән форсат!
Сезнең һәрберегез - шәһәр һәм районыбызның горурлыгы, Түбән Каманың бизәге һәм өмете. Территориябездәге бүгенге уңай үзгәрешләр сезнең катнашыгыздан башка мөмкин дә булмас иде. Сезнең янәшәдә без, ир-атлар, көчлерәк һәм игелеклерәк булырга омтылабыз, авыр минутларда еш кына сезнең ярдәмегезгә һәм аңлавыгызга таянабыз.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында, сугыштан соңгы елларда илебезне күтәрүгә зур көч куйган ветеран хатын-кызларыбызга аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сезнең алда башыбызны иябез!
Аерым рәхмәт сүзләремне күп балалы әниләргә һәм тәрбиягә бала алган ханымнарга җиткерәм. Бу - чын мәгънәсендә, батырлык һәм җәмгыятебездә һәркем әлеге аналарның хезмәтен хөрмәт итәргә тиеш.
Барлык Түбән Кама хатын-кызларына язгы кәеф, чәчәкләр, елмаю, теләкләренең чынга ашуын телим! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек юлдаш булсын!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин