ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Ураза бәйрәме белән котлау

Хөрмәтле түбәнкамалылар, җирлегебез мөселманнары!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану белән чын күңелдән котлыйм!

Ураза бәйрәме – үз-үзеңне җиңү көне билгесе, мәңгелек кыйммәтләр – күңел пакьлеге, игелек һәм мәрхәмәтлелеккә омтылыш турында искә төшереп, кимчелекле якларыбызны җиңү. Хәзерге вакытта бу аеруча актуаль һәм әһәмиятле: без үзебез өчен төп принциплар булган кешелеклелек, үзара аңлашу, мохтаҗларга ярдәм кебек сыйфатларыбызга әйләнеп кайтабыз.

Түбән Кама мөселман оешмасы динара мөнәсәбәтләрне җайга салуда, җиребездә тынычлык, татулыкны саклауда һәм ныгытуда үзеннән зур өлеш кертә, яшь буынны тәрбия кылу, белем бирүдә булышлык күрсәтә, азкеремле һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм кулы суза. Түбән Камада җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләрендә ислам һәм православие дине вәкилләре арасында мөнәсәбәтләр җайга салынган, бу игелекле күршелек традицияләрен үстерүдә мөһим шарт булып тора һәм җирлегебез үсешенә уңай йогынты ясый.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да чын ихластан тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Ураза бәйрәме күңел тынычлыгы, иртәгесе көнгә ышаныч китерсен, яраткан Түбән Камабыз өчен хезмәттә барыбызга да көч һәм илһам өстәсен!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 01.10.2020 10:15:49
Количество показов: 1202

Возврат к списку


x^