ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү системасы тәрбиячеләре, белгечләре, хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Мәктәпкәчә белем бирү - Түбән Кама муниципаль районының үсеп килүче буынына гомуми белем бирү системасында беренче һәм әһәмиятле баскыч. Шунысы куанычлы, арабызда яшь түбәнкамалылар саны елдан-ел арта бара. Бу уку елында гына да безнең шәһәр һәм районның балалар бакчаларына 18 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала килде. Аларның һәрберсе сизгер һәм җаваплы остазларының кайгыртуына һәм игътибарына мохтаҗ.

Сез гаилә белән җәмгыять арасында тыгыз элемтә булдыручы катлаулы һәм җаваплы һөнәр сайлагансыз. Нәкъ менә сез, балаларны ата-аналар кулыннан кабул итеп алып, аларга мөстәкыйль тормышта беренче адымнар ясарга ярдәм итәсез. Сезнең ярдәм белән нәниләребез әйләнә-тирә дөньяны танып беләләр, хезмәт сөяргә һәм Ватанны яратырга өйрәнәләр.

Чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет һәм иминлек, илһам, иҗат шатлыгы, үзегез тәрбия кылган балаларның сезне яратуын һәм аларның әти-әниләренең сезне хөрмәт итүләрен телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 27.09.2018 08:52:52
Количество показов: 1719

Возврат к списку


x^