ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Выступления

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм сәнгать эшлеклеләре,
әлеге тармак ветераннары!


Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм!

Сезнең бәйрәмнең яз көне билгеләп үтелүе очраклы түгел дип уйлыйм. Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята.

Башкалар ял иткән вакытта, сез хезмәт куясыз, бар күңел байлыгыгызны кешеләргә өләшәсез, матурлык дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Сезнең идеяләр һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә, Түбән Кама кызыклы һәм тулы тормыш белән яши. Территориябездә үткәрелүче күп кенә бәйрәмнәр, бәйгеләр, фестивальләр традициябезгә әверелеп, балалар, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре арасында зур популярлык казанды, безнең иҗтимагый киңлекләребез – парклар, скверлар бизәге булган сез уздырган чаралар түбәнкамалыларда яңача фикер йөртү тудыруның нигезен тәшкил итә.

Сезнең даими иҗади эзләнүләрегез алга таба да районыбызның иң яхшы мәдәни традицияләрен саклау һәм арттыру, җәмгыятебездә гармония булдыру, яхшылык, киң күңеллелек, үзара аңлашып яшәү кебек гомумкешелек сыйфатларын яңарту максатында сәнгатьнең бөтен төрләрен дә үстерүгә юнәлдәрелгән булыр дип ышанам.

Һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны яратуыгыз һәм аны башкаларга җиткерергә омтылуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә илһам нуры, чиксез көч-куәт, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Архив:

Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлау

Выступление на "деловом понедельнике" 5 марта 2018 года Выступление на "деловом понедельнике" 5 марта 2018 года

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлау

Выступление на отчётной сессии советов 21 февраля 2018 года Выступление на отчётной сессии советов 21 февраля 2018 года

Студентлар көне белән котлау

Раштуа бәйрәме белән котлау

Яңа ел белән котлау

Халыкара студентлар көне уңаеннан котлау

Эчке эшләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлау

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

Халыкара укытучылар көне уңаеннан котлау

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау

Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән котлау

Белем көне белән котлау

Корбан гаете белән котлау

Төзүчеләр көне белән котлау

Сабан туе белән котлау

Яшьләр көне белән котлау


Новости 106 - 126 из 187
Начало | Пред. | 4 5 6 7 8 | След. | Конец Все

x^